Җырчы Зәринә Хәсәншинаның әнисе кызын кияүгә бирергә хыяллана. Фәнисә апа Зәринәсенең һаман ялгыз булу сәбәбен дә ачык белә: Бер дә матур тотмыйсыз үзегезне. Кызлар тыйнак булырга тиеш инде алар. Сез «иржанка» шикелле, «лар-лар», – дип ачуланып ташлаган әнә үзен. Зәринә, һәрвакыттагыча, әнисен сторисларында күрсәтеп бара, үзе рәхәтләнеп көлә. Хәзер нишләргә тиеш инде мин, әни? Авызымны тыяргамы? – дип сорый ул аннан. Тыярга тиеш, әкрен генә, матур итеп көләргә тиеш. Тыйнак кызларны яраталар. Аннан алар кияүгә чыккач күрсәтә күрсәтүен холыкларын… Вот именно, әни. Ә без нинди булачакны кияүгә чыкканчы ук күрәсәтәбез. Күрсәтергә ярамый кызым, «скромный» гына булырга кирәк. Аска гына карап йөр, авылыңны эчтә тот син. Аннан соң чыгарырсың. Ә син хәзер күрсәтәсең. Артист бит син, өйрән әзрәк, – дип киңәш итә кызына Фәнисә апа. Шул артист булганнан куркып калалар да инде, әни, – дип көрсенә Зәринә.
Зәринә Хәсәншинага әнисеннән киңәш: «Аска гына карап йөр, авылыңны эчтә тот»
4 сентября 20234 сен 2023
2
~1 мин