Украина президенты Владимир Зеленский оборона министры Алексей Резниковны эшеннән азат итеп, Милек фонды җитәкчесе Рөстәм Умеровны билгеләү турында карар кабул итте. Бу карарны Югары Рада хупласа, ул министр итеп рәсми билгеләнәчәк. ТАСС хәбәр итүенчә, Зеленский: «Министрлыкка хәрбиләр белән дә, җәмгыять белән дә яңа алымнар һәм мөнәсәбәтләр кирәк. Хәзер министрлыкны Рөстәм Умеров җитәкләргә тиеш. Украинаның Югары Радасы бу кешене яхшы белә, һәм Умеров әфәнде башка тәкъдим итүләргә мохтаҗ түгел. Парламенттан бу кандидатураны кабул итүне көтәм», дип белдергән. Украинаның Оборона министрылыгы, Резников үзе дә коррупцион гаугаларга эләкте. Мәсәлән, УНИАН хәбәр итүенчә, министрлык хәрбиләр өчен кирәк-яракларны кибеттәге бәяләргә караганда 2 яки 3 тапкыр кыйбаткарак сатып алган. Резников бу мәгълүматны ялган дип атады. Августта гына тагын бер гауга чыкты. 2022 елның октябрендә министрлык Төркиядән курткалар сатып алган. 4900 куртканың бәясе 142 мең доллар булырга тиеш булса, соңыннан 421 ме
Зеленский оборона министры вазифасына кырым татары Рөстәм Умеровны кую турында белдерде
4 сентября 20234 сен 2023
1 мин