Илдар Биктаһиров ялга кайтачагы турында беркемгә дә хәбәр бирми. Олыяз авылындагы йортлары капкасыннан кергәндә, аның туганнары чәй өстәле артында була. Ишегалдында Шарикның гадәттәгедән каты өрүен ишеткәч, барысы да тәрәзәгә карый. Бу хакта «Мамадыш-информ» журналисты Николай Михайлов яза. Ишегалдында булган Шарик шатлыгыннан солдат тирәли әйләнә, аңа сикереп менәргә тырыша, өрә. Ә иң гаҗәбе – этнең күзләреннән яшьләр ага. Бәхет күз яшьләре. Дүрт аяклы дусты озак вакыт тынычлана алмый. Солдат эт тирәсендә әйләнгәндә, ишегалдына барлык туганнары йөгереп чыга. Кочаклашу, сәламләшү, күз яшьләре... Илдар Биктаһиров та күз яшьләрен тыя алмый, аңа алгы сызыкның барлык авырлыкларын кичерергә туры килгән, һәм соңгы бер елда ул ирләрчә олыгайган. Өйгә узганчы, ул сарайга керә. 8 ай – озак вакыт, әмма үгезләр һәм сыерлар үз хуҗаларын таный. Илдар көз көне үк терлекләр өчен сарайны зурайту идеясе белән яна, әмма, вакыт күрсәткәнчә, планнарны үзгәртергә туры килә. Октябрьдә, мобилизация буенча, а
«Хәтта Шарик та шатлыгыннан елады»: Мобилизацияләнгән Илдар ялга кайткан
11 сентября 202311 сен 2023
1
2 мин