Соңгы елларда җырчы Венер Сәлимов татар эстрадасында бөтенләй күренми башлады. «Әрмән түгел, татар мин» дип, тирли-тирли җырлаган артистның кинәт сүнүе сәер булды. Әле әллә ничә дистә еллар буе сәхнәләрдә балкыр кебек тоела иде ул чакта. Җырчы Иркә белән дә дуэт чыгардылар. Венерның җырлау манералары да башкаларга охшамаган. Ул хәрәкәтләр, ул энергетика! Татарга охшамаган йөз-кыяфәт. Гәрчә, әти-әнисе татарлар булса да. Җырчыны, җитәкчелек эшенә күчкән, дип күптән сөйләсәләр дә, кире сәхнәгә әйләнеп кайтырга теләге юк түгел. Бу хакта ул «Интертат»ка сөйләде. Венер, сәхнәдән китүеңә үкенмисеңме? Әллә аннан күңелең кайтканга киттеңме? Кайбер вакытта уйландыра. Сәхнәдә каласы калган дигән уйлар булды булуын. Җырлавын җырлыйм. Бу эшемдә (авыл җирлеге башлыгы вазифасы.- ред.) күбрәк көч бирергә дигән уйлар да килә. Татар эстрадасыннан күңелем кайтмады. Барысы да яхшы иде. Анда минем дусларым да күп булды. Хәзерге вакытта да артист дусларым белән дус яшибез. Әллә кая кереп, кеше астында эшләг
Венер Сәлимов: «Сәхнәдә каласы калган дигән уйлар булды булуын»
2 сентября 20232 сен 2023
2
4 мин