Салкын көзләр җитү белән хәтирәләр
Кулларымнан мине кабат җитәклиләр.
Алар белән аерылмыйча бергәләшеп,
Сәяхәткә чыгабыз без җитәкләшеп.
Хәтирәләр алып китә еракларга,
Кабатланмый торган матур вакытларга.
Иң кадерле мизгелләргә кайта уйлар,
Мәңге бетмәс кебек безнең барыр юллар.
Кояшларда уйный сары, кызыл яфрак,
Хәтирәләр белән булдым шактый озак.
Көздә генә дә яшәргә риза, беләсегез килсә,
Хәтирәләр мине кулдан җитәкләсә.
Наиля Зарипова