Кубаньдә 21 яшьлек кызның битенә кислота сипкәннәр. Ул хәзер берни күрми, бөтенләй сукыр калырга мөмкин. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Фаҗига булган иртәдә Наталья (исемнәр үзгәртелә) эшкә җыена. Күзләрен буяп куя, киемен сайлый. Ул кибеттә сатучы булып эшли. Эшкә гел матур киенеп йөри. Эш көне уртасында аның янына Андрей килә. Алар Наталья белән бераз очрашып йөргән, аннары аерылышканнар. Наталья Андрей янына чыккач, егетнең кулында стакан күрә. Ул сорарга да өлгерми, Андрей стакандагы сыеклыкны кызның битенә сибә. Анда кислота булып чыга. Наталья кычкырганны ишетеп, кибеттән кешеләр чыга, «ашыгыч ярдәм» чакыралар, Андрей качып китә. «Кызның тәненең 30 проценты пешкән, башы, бите, муены, күкрәге, кулларына зыян килгән. Иң куркынычы – яшь кыз беркайчан да туганнарын күрмәскә мөмкин. Күз күремен дәвалап булмас, мөгаен. Наталья хәзер авыр хәлдә, хастаханәдә», – дигән сайт чыганагы. Андрейны тоткарлаганнар, ул СИЗОда. Ул сорау алганда әйткәнчә, очрашып йөрүдән баш тарткан өчен, На
«Сукырайды» – Очрашып йөрергә ризалашмаган өчен, егет кызның битенә кислота сипкән
2 сентября 20232 сен 2023
1
1 мин