Айгөл Тимер, мөгаен иң тыйнак блогердыр. Башкалардан аермалы буларак, «язылучылар җыям» дип әллә ниләр кыланып йөрми, «булганнары кадерле» дип яши. Ире белән 3 кыз үстерүче ана балаларының һөнәрләре, авыл тормышы, файдалы киңәшләре белән уртаклаша, иренең холкын сөйли, әмма аны күрсәтми. Блогер дус кызлары белән Республика көненә багышланган чарада катнашкан һәм аннан бик хисләнеп кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. «Җәмәгать, мин егылып китә яздым! Хәзер сөйлим, утырыгыз. Дустым белән басып тора идем, безнең янга күп итеп халык килә башлады. Борылып карасам – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Мин, аптыравымнан, шул ук секундта «о-о-ой, Рөстәм абый» дидем. Галәмәт кычкырып әйттем ахры мин аны, чөнки Рөстәм абый миңа карады. Шуннан камераны кабыздым да узып баруын төшерергә уйладым, ә калганы – видеода! Аның яныннан киткәч, тез буыннарым, кулларым калтырый башлады. Ой, кызлар, мин әле һаман да шокта. Менә шулай кызлар! Бер күч кеше арасыннан чыккан үзебезчә,
Миңнеханов белән фотога төшкән Айгөл: «Рөстәм абый, алай-болай бу постны күрсәгез ...»
31 августа 202331 авг 2023
2
1 мин