Найти в Дзене
Интертат

Татарстанда нәни кыз әнисе белән бергә һәлак булган, әтисе җитди имгәнгән

Бүген Лениногорский районында авариядә хатын-кыз һәм аның 2 яшьлек кызы һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига кичке 5ләр тирәсендә, Ленингорскидан чыккач, Әлмәт ягына таба юлда була. Якынча белешмә буенча, 84 яшьлек ир-ат идарә итә торган Skoda Yeti каршы як полосага чыга һәм KIA Rio машинасына бәрелә.

KIA йөртүчесе җитди имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр. Йөртүченең хатыны һәм 2 яшьлек кызы урында ук үлә.

Авария урынына Лениногорск шәһәр прокуроры Алексей Панишев барган. Тикшерү эшләре оештырылган, диелә хәбәрдә.

Фото: © Татарстан прокуратурасы
Фото: © Татарстан прокуратурасы