31 августта кинорежиссер, совет чорында популяр булган «Созвездие Ориона» китабын язган язучы Людмила Салдадзе үлде. Ул соңгы көннәрен психбольницада уздырган. Аның кызы, җырчы Анастасия медикларны гаепли. Җырчы әнисенең үлемен авыр кичерүен әйткән. Аның фикеренчә, әнисе үз үлеме белән үлмәгән. «Хуш, әни. Танылган режиссер, сценарист, язучы, Дәүләт премиясе лауреаты. Синең китапларың буенча студентларны дөньяның иң яхшы университетларында озак укытырлар. Әмма минем өчен син – иң яхшы әни!! Мин әлегә кадәр синең белән сөйләшә алмавымны аңлап бетермим. Синең үлемендә гаеплеләрне табарга сүз бирәм!» – дип язган Анастасия. Кызы анасын психбольницага салырга теләгән, әмма монда авырлыклар була. Бары тик суд карары буенча гына Анастасия әнисен психбольницага урнаштыра алган. 58 яшьлек Анастасия ире Владимир белән элекке гаражны йорт итеп яраклаштырган була. 1 гектар җирне чүп басып бетергән була. Әмма Анастасиянең әнисе 3 ай элек аның янына – авылга кайтып яшәргә теләген белдерә. Кызы 83 яшь
Җырчының әнисе психбольницада үлгән: хәзер кызы анасының үлемендә медикларны гаепли
10 сентября 202310 сен 2023
1
1 мин