«Вагнер» хосусый хәрби компания кебек структура формаль рәвештә юк, Украинадагы махсус хәрби операция барышына зур өлеш керткән «Вагнер» төркеме бар, дип белдерде РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. «Вагнер» төркеменең алдагы язмышы нинди булуын ул әйтә алмады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Әйдәгез, мондый структураның булмавын онытмыйк, де-юре «Вагнер» хосусый хәрби компания юк. Чыннан да, Ррезидент берничә тапкыр әйткәнчә, махсус хәрби операция барышына зур өлеш керткән «Вагнер» төркеме бар. Кичә Пушилин да (ред. – ДНР башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин), «Вагнер» ДНРның күп кенә районнарын азат итүгә зур өлеш кертте, диде. Һәм бу кешеләрнең геройлыгы беркайчан да онытылмаячак, бу хакта Президент әйтте. «Вагнер» төркеменең киләчәгенә килгәндә, хәзер мин сезгә берни дә әйтә алмыйм, мин белмим», – диде Песков. Отставкадагы полковник Андрей Трошевның Евгений Пригожин варисы сыйфатында каралуы дөресме, дигән сорауга Песков, бу сорау миңа түгел, дип