Яшьләрнең, хәзер инде балаларның да яраткан җырчысы Марат Яруллин социаль челтәрләрдәге трендны кабатларга булган. Аны кабатлаучылар гадәттә җитәкләшеп ЗАГСка йөгерә, ә Марат «булачак кәләш»тән качып йөгерә. Видеода күренгәнчә, җырчы ак күлмәктән басып тора, аның каршындагы кыз тартмага салынган балдак суза. Ул аны күрүгә йөгереп китә. «Һәм әле дә булса йөгерә», – дип шаярткан комментарийлар язучылар. Кыска гына видеоның әллә ни кызыгы да юк кебек, әмма комментарийлар язучылар кызган. Монда инде дуэтташы Ильмира Нәгыймованың «таяк тыгып болгатып алуы» ярап куйган. Марат Яруллинның виртуаль дусларының күпчелеге әле аны яшь, өйләнергә иртәрәк, дип саныйлар. «Йөгер, Форест, йөгер», – дип язган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевка җырчы әле дә йөгерүен әйткән. «Нигә бәйләнәсез сез аңа, әле яше тулмаган, яше тулгач үзе үк тоттырыр»; «Вакыты килеп җиткәч үлем белән никах сәгатен беркем дә белми ул»; «Матуркай, йөгер, йөгер, әле сиңа иртәрәк»; «Тизрәк йөгер»; «Иртә әле. Әйбәт малай, ашыкма, кызлар гел