Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар яраткан Тәслия әбине туган көне белән котларга кайткан. Аларның иң популяр клипларында төшкән Тәслия әби бүген дә шул ук – бик актив, энергиясе ташып тора. Җырлы гаилә зур чәчәкләр бәйләме, бүләкләр белән капка төбенә килеп туктаганда, Тәслия әби инде аларны көтеп тора. «Исәнмесез!» – дип килеп төшүгә, Тәслия әби кунакларын кочаклап та ала. «Исәнмесез, саумысыз! Аллага шөкер, Аллага шөкер, бәгырькәем, җан кисәккәем! Исән-сау гынамы? Исән булыгыз, и-и-ий сезне сагынып көтеп торам, – дия-дия май кояшы кебек балкый Тәслия әби. «Без дә сагындык», – ди Гүзәлем. «Әби, менә шушы чәчәкләрне бүләк итәбез, һәрвакыт шундый энергияле булып кал! Монда әзрәк конверты бар, югалтма инде», – дип, Салават бүләкләрне тапшыра. «Кирәк түгел, рәхмәт, бәбкәем. Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим, сәламәт булыгыз, тигез яшәгез, бәбкәйләрем. Ирләр дөньяның тоткасы, яме! Б*к та кыра алмыйбыз. Безнең тел генә бар бит. Менә кисеп кенә ташлыйсы бар», – дип елмая әби. Салават тормы
Тәслия әби җырчы Гүзәлемгә: «Ирләр дөньяның тоткасы, яме! Б*к та кыра алмыйбыз»
24 августа 202324 авг 2023
2
1 мин