Җырчы Алинә Давытова бик күңелсез хәлгә очраган – мошенниклар тозагына эләгеп, акчаларыннан колак каккан. «Беләсезме бүген нәрсә булды? Мин шокта…. Иртәләрем бер дә хәерле түгел. Әмма, иң мөһиме – без исән-сау. «Нәрсә булды?» – дип күп сораулар килә. Иртәгә сөйлим, миңа бу би-и-ик зур сабак булды. «Изге күңелле» булуның нәтиҗәсе», – дип язган иде җырчы кичә үзенең сторисларына. Соңрак җырчы, вакыйгага ачыклык кертеп: «Дуслар, гыйбрәт булсын дип, аңлатып китәм. Дүшәмбе көнне эшләр белән йөргәндә, бер таныш кыз: «Сәлам, матурым, хәлләр ничек? Миңа ашыгыч рәвештә акча кирәк иде, биреп тора алмассыңмы?» – дип яза. «Әлбәттә, җибәрәм», – дидем, берни уйламыйча. Мин кешегә ышандым. Карта номерын, исем-фамилиясен җибәрде. Мин шул номер буенча акча һәм квитанция җибәрдем. Бу миңа «иртәгә кире бирәм» дигән иде. Көттем-көттем, юк инде. Дүртенче көнне генә: «Ничек хәлләр, акчаны кайчан бирәсең?» – дип язам моңа. Бу миңа шалтырата: «Нинди акча?» – ди. Мин аптырашта калдым. «Дүшәмбе җибәрдем бит сиң
«Мин шокта...» – җырчы Алинә Давытова мошенниклар тозагына эләккән
25 августа 202325 авг 2023
1
1 мин