23 августта Ставрополье краенда Пятигорск шәһәре янында трассада 11, 12 һәм 13 яшьлек балалар велосипедта барганда һәлак булган. Аларны йөк машинасы таптаган һәм качып киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Авария 16. 30 сәгатьтә «Обход города Пятигорска» трассасының 3нче километрында була. ЮХИДИ белешмәсе буенча, йөк ташый торган «Газель» дистанция сакламый һәм яшь спортчыларны таптаган. 3 бала да урында ук үлә. «Газель» белән Петровский округында яшәүче 33 яшьлек ир-ат идарә иткән. Крайның спорт министры Борис Семеняк сүзләренчә, балалар маунтинбайк буенча ярышлардан кайтып килгән. «Ярыш берничә көнлек. Кайтканда алар протоколны бозып, үзләре кайтырга чыккан, тренер машинада алдан барган», – ди ул. Якынча белешмә буенча, спортчылар тренер белән бара, тик, нигәдер, ул колонна алдыннан җиңел машинада була. Төбәк башлыгы Владимир Владимиров мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашкан. РИА Новости белешмәсе буенча, балаларны таптаган «Газель» йөртүчесен тоткарлаганнар. Аң
Велосипедта баручы балаларны йөк машинасы таптаган, барысы да һәлак булган
25 августа 202325 авг 2023
1
1 мин