Россия Президенты Владимир Путин Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Embraer бизнес-джетында һәлак булучыларның гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин белән очрашуда сөйләште. «Бу һәрвакыт фаҗига. <...> Шуны билгеләп үтәсем килә, бу кешеләр – Украинадагы неонацист режимына каршы уртак көрәшебез эшенә зур өлеш кертүчеләр. Без бу хакта истән чыгармыйбыз, беләбез һәм онытмаячакбыз»,– дип яза Путинның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте. Путин «Вагнер» төркеменә нигез салган Евгений Пригожинны 90нчы еллардан ук белүен билгеләп үтте һәм аны «катлаулы язмышлы талантлы бизнесмен» дип атады. «Пригожинны мин күптән, 90нчы еллар башыннан ук белә идем. Ул катлаулы язмышлы кеше иде. Һәм хаталары да аның тормышта җитди булды... һәм мин, шушы соңгы айлардагы кебек, гомуми эш өчен сораган вакытта да, ул үзе өчен кирәкле нәтиҗәләргә иреште. Ул талантлы кеше, талантлы бизнесмен иде, безнең илдә генә түгел, чит илдә дә, аерым алганда, Аф
Путин Пригожин үлеме турында әйткән вакытта аның хаталарын да искә алды
24 августа 202324 авг 2023
2
1 мин