Найти в Дзене
Интертат

Хәрби эксперт Леонков: «Вагнер» хәрбиләрен Россия Федерациясенә күчерәләр»

«Вагнер» хосусый хәрби компания хәрбиләрен Белоруссиядән Россиягә эвакуацияләү башлана. Бу хакта үзенең Telegram каналында хәрби эксперт, «Арсенал Отечества» журналы мөхәррире Алексей Леонков хәбәр итте.

«Белоруссиягә Ил-76 Оборона министрлыгы борты очып килде», – дип язды эксперт, әмма бу мәгълүматны раслый торган бернинди дә дәлилләр китерелмәде.

Белоруссия оппозициясе белән бәйле Telegram-каналларның берсе шулай ук Мачулищи аэродромына РФ Һава-космос көчләренең Ил-76 хәрби-транспорт самолеты очып килгәнен җиткерде.

Искәртеп үтик, моннан нәкъ 2 ай элек – 23 һәм 24 июньдә, Евгений Пригожин оештырган Кораллы фетнә омтылышыннан соң, «Вагнер» хәрбиләре Александр Лукашенко белән килешү буенча Беларуська күчерелгән иде.

  • Кичә, 23 август кичендә, Пригожинның бизнес-джеты Тверь өлкәсендә Куженкино торак пункты янында шартлады. Һава судносының Шереметьево аэропортыннан Санкт-Петербургка таба очуы булган. Борттагы 3 пилот һәм 7 пассажирның барысы да һәлак булды. Исемлектә пассажирлар арасында Евгений Пригожин һәм аның урынбасары Дмитрий Уткин да бар. Күптән түгел «Вагнер» җитәкчесе Африкада төшкән видеосын чыгарган иде.

Бу темага:

Пригожин самолеты шартлады

Пригожин самолеты шартлаудан һәлак булучыларның исемлеге

Шартлаган Пригожин самолетындагы бердәнбер хатын-кызның соңгы сүзләре, фотосы чыкты