Найти тему
Интертат

Пригожин самолеты шартлаудан һәлак булучыларның исемлеге

Росавиация Тверь өлкәсендә һәлакәткә очраган бизнес-джет пассажирлары исемлеген чыгарды. Очкычта Евгений Пригожиннан кала, аның 2 урынбасары да булган. 10 кешенең дә мәетен тапканнар. Аларның күбесе янып беткән диярлек.

  • Пригожин самолеты кичә Тверь өлкәсендә Куженкино торак пункты янында шартлады. «Катя, мин белмим, син күрәсеңме? Самолет очты-очты да шартлады. Шартлау бик көчле булды», – дип видео яздырган вакыйганы күрүчеләрнең берсе.

Һәлак булучылар исемлеген «База» «Телеграм» каналы түбәндәгечә язды:

  • Евгений Пригожин – «Вагнер» хосусый хәрби компания җитәкчесе.
  • Дмитрий Уткин – запастагы подполковник, профессиональ хәрби, 2013 елга кадәр Оборона министрлыгы ГРУ спецназының 2нче аерым бригадасының 700нче аерым отряды командиры. «Вагнер төркеме» командиры.
  • Валерий Чекалов – экс-бизнесмен, Пригожинның бизнес-структуралары белән бәйле кеше. «Вагнер»да Пригожинның урынбасары, хәрби компаниянең иминлек хезмәте эше өчен җаваплы булган, дигән мәгълүмат бар.
  • Евгений Макарян – ЧВК «Вагнер» хәрбие, Украинаның «Миротворец» дигән сайты исемлегендә тора.
  • Александр Тотмин – «Вагнер» хәрбие. Суданда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, дигән мәгълүмат бар.
  • Пропустин Сергей – «Вагнер» хәрбие, разведчик-гранатометчы, Украинаның «Миротворец» дигән сайты исемлегендә бар.
  • Матусеев Николай – аның турында мәгълүмат әлегә юк.
  • Кристина Распопова, стюардесса. Шартлаган Пригожин самолетындагы бердәнбер хатын-кызның соңгы сүзләре, фотосы чыкты.