Евгений Пригожин самолеты һәлакәтендә үлгән бердәнбер хатын-кыз – Кристина Распопова. Аңа 39 яшь булган. Распопова стюардесса булып эшләгән. Кристина элек Мәскәүдә яшәгән, ләкин күптән түгел «Мнт Аэро» фирмасына эшкә урнашкан һәм Петербургка күченгән. Моңа кадәр дә ул бизнес-авиациядә эшләгән. Очып китәр алдыннан берничә сәгать алдан ул туганнарына рейсның ниндидер сәбәпләр аркасында тоткарлануын әйткән. Аэропорт кафесында рейсны көтеп утырган вакытта төшергән фотосын социаль челтәргә урнаштырган. Кристина – Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск прокуроры урынбасары Евгений Распоповның сеңлесе. Распопов турында быел массакүләм мәгълүмат чаралары язган булган. Ул, шәһәр прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы буларак, РФ Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин белән сүзгә килеп алган булган. Чиләбедәге Тикшерү комитеты Бастрыкин күрсәтмәсе буенча шәһәр хастаханәсендә 2 ир-атның үлеме факты буенча җинаять эше кузгаткан була. Әмма икенче көнне үк Распопов бу карарны, законсыз дип санап, гамәлдән чыга
Шартлаган Пригожин самолетындагы бердәнбер хатын-кызның соңгы сүзләре, фотосы чыкты
24 августа 202324 авг 2023
1
1 мин