«Ватаным Татарстан» газетасы ипотека алу киңәшләре әзерләгән. Билгеле булганча, бүген илдә ипотеканы күп дигәндә 30 елга рәсмиләштерергә мөмкин. Түләү вакытын сузган саен, процентларга бәйле бурыч күләме дә арта, билгеле. – Ипотека рәсмиләштерергә теләүчеләрнең гаризаларын тикшергәндә, аларның кредит тарихы, түләү сәләте һәм айлык кереме исәпкә алына, – ди башкаладагы банкларның берсендә эшләүче кредит белгече Альбина Дорофеева. – Әнә шул мәгълүматлардан чыгып, ипотека кредитының ставкасы һәм срогы билгеләнә. Ипотека буенча түләү гаиләнең яки ялгыз яшәүче кешенең айлык кеременең 40–50 процентыннан артмаска тиеш. Гариза тапшыручының яше дә исәпкә алына. Ипотека буенча соңгы кертемне түләгәндә 70–80 яшькә җитәчәк кешеләргә озак вакытка исәпләнгән ипотека рәсмиләштермибез, билгеле. Азрак вакытка алган очракта айлык түләү зуррак, ә банктан алган акчага өстәп кайтарган бурыч күләме азрак була. Ипотеканы озаграк вакытка алсаң исә –киресенчә. Мисал китерик. Фәлән шәһәрдә яшәүче Галиевларның а