Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәрендә ир белән хатын вафат булган, аларның мәетләрен фатирда тапканнар. Мәетләр янында аларның 3 баласы да булган. Бу турыда «МК» хәбәр итте. 21 августта табылган балалар – 2018, 2019 һәм 2022 елда туган кызлар. Аларның ата-анасы үлгән, тикшерүчеләр криминал эзен тапмаган. Туганнары сүзләренчә, фаҗига алдыннан бар да яхшы була, ир белән хатын кичке аш пешерә, туганнары белән аралаша. Алар өйгә кайткач кич белән яки төнлә нидер булган, дип фаразлыйлар. Екатеринбург.Онлайн белешмәсе буенча, ир белән хатын Юлия һәм Александр исемле. Балаларга 1,5, 4 һәм 5 яшь. Аларны белгән кешеләр, гаилә тыелган матдәләр куллангандыр, дип фаразлый, ләкин бу белешмә расланмаган. Фаҗига алдыннан Юлия һәм Александр өендә туганнары кунакта була. Алар, ир белән хатын адекват халәттә иде, дип сөйли. Алар бергә кичке аш әзерли, иртән мәетләр табыла. Нәни балалар төнне ата-анасы мәете белән уздырган, диелә Екатеринбург.Онлайн хәбәрендә. Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат