Найти тему
Интертат

Җырчы Иркә кулын сындырган

Кичә Чаллыда җырчы Иркәнең күңелсез хәлгә очравы, кулын имгәтүе, ләкин Чаллы табибларының ярдәм күрсәтүен көтеп җиткерә алмыйча, Казанга юл тотуы хакында хәбәр иткән идек.

  • Иркәгә Чаллы хастаханәсендә ярдәм күрсәтмәгәннәр: «Авыртуга чыдый алмадым»

Җырчының кулы сынган ук булып чыккан. Казанга килү белән Иркә Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Җырчының кызы Айсылу башкала табибларының хезмәтен зур «5»лелек дип бәяләгән.

«РКБ – сезгә «5»ле. Әнинең кулы сынган. Рәхмәт сезгә бик зур. Искиткеч кызлар эшли икән монда», – дип язган Айсылу Иркәнең сторисларында.