Элек Рәшит Ваһапов фондында Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Рузилә Бәдретдинова социаль челтәрләрдә тормышы һәм иҗатына кагылышлы күңелсезлекләрнең башлану тарихын яза. Белүебезчә, Рузилә соңгы елларда суд юлларында йөрергә мәҗбүр. «Контрактны Х (икс) елга төзегән идем. Бу – язмышым бүләге, бу – шундый шәп, әлеге адым иҗатыма яхшы тәэсир итәчәк, дип уйладым. Шулай булса икән… Мин 2019 елның июлендә эшли башладым. Ә 2020 елда үземне тулысынча акладым (алдагы чыгымнарны яптым…) Ә кабат үзизоляция башланды, барыбызга да, аеруча минем кебек артистларга авыр иде. Мин танылган артист булмаганга (яшермичә, дөресен әйтәм), концертлар үткәрелмәгәнгә, онлайн гына җырладык һәм социаль челтәрләр алып бардык. Ә нинди акчага яшәргә? (Миңа эшләргә ярамады, гәрчә мин бу турыда ярты ел узгач кына ишетсәм дә.) 2020 ел ахырына безнең продюсер белән мөнәсәбәтләребез начарлана башлады. Эш шунда – фондтагы бер хезмәткәрнең мыскыллау һәм кимсетүләренә түзеп булмый башлады. Судлар 2021 елда башланды. Вакы
Элек Ваһапов фондында эшләгән Рузилә Бәдретдинова: «Ә нинди акчага яшәргә?»
21 августа 202321 авг 2023
3
1 мин