Күптән түгел генә Ринат Рахматуллин интернет киңлекләрендә үзе катнашында «әшәке видео» таралганын әйтте. Җырчы әлеге видеоны видеомонтаж дип белдерде һәм жуликларның үзеннән 3 миллион акча сораганнары турында сөйләде. Әлеге хәлдән соң «утсыз төтен булмый» дип, Ринат Рахматуллинны гаепләүчеләр дә, аны яклап чыгучылар да күп булды. «ВКонтакте»дагы «Буа кызлары» төркеменә дә бер ханым, җырчыны аклап, менә ниләр сөйләгән: «Мин, өлкән яшьтәге кеше, шушы Буада гомер иттем. Татарстаннан да читкә китеп, башка өлкәләрдә тамашачы яратып кабул иткән үзебезнең егетебез Ринат Рәхмәтуллинның гаиләсен, әнисен дә белә идем. Мәрхүмә Нурия апа гомер буе хезмәт куеп, шушы балаларын аякка бастырып, аларга төпле тәрбия биргән кеше. Ринатның тавышын ишетү белән Нурия апаның улы турында: «Улым, әле дә ярый син тугансың шушы дөньяга. Үзем кебек кешелекле, ярдәмчел һәм тәкәбберләнми торган булганың өчен Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт дип, еш кабатлыйм», – диюләре исемә төшә. Әни кеше шулай дип әйткәч, бала начар
Буа кешесе «әшәке видео» таралганнан соң Рахматуллинны яклый: «Стресс булгандыр Ринатка»
21 августа 202321 авг 2023
3
2 мин