Соңгы вакытта җырчыларның фотосессияләрне берсеннән-берсе уздырырга тырышып ясаганнары сизелеп тора. Нинди генә образларга кермиләр алар үзенчәлекле фотолар өчен. Алинә Сафиуллина барысының да борынына чиртмәкче, ахры. Ул, полиэтиленга чорналып, яр буенда йөргән. «Әстәгъфируллаһ», – дип бәяләгән «подписчик»лары җырчының әлеге образын. Үзе исә: «Леруа Мерлен»нан күлмәк. Бик кыйммәт», – дип шәрехли үтәкүренмәле диярлек «тукыма»га уралып төшкән видеосын. Зәринә Хәсәншина сәхнәдәшенең образын бәяләп: «Авызыңа керием булган бу», – дип комментарий калдырган. «Яр буенда йөрү берни түгел, әйдә, сәхнәгә шулай чык», – дип тәкъдим итүче дә булган. «Шәп», – дип язучылар, «ут» рәсемле смайллар калдыручылар да юк түгел. Сезгә Алинә Сафиуллинаның бу образы ничегрәк?
«Әстәгъфируллаһ»: Алинә Сафиуллина, полиэтиленга чорналып, яр буенда йөргән
20 августа 202320 авг 2023
1
~1 мин