Тайваньдә яшәүче хатын баш миенә үтеп керә торган Неглерия Фоулера төрендәге амеба иярткән һәм вафат булган. Бу – Тайваньдә соңгы 12 елда беренче очрак. Авыру иярткән хатын Тайваньнең төньягында 30 ел яши. Якын арада чит илләргә дә бармый. Бу турыда РИА Новости яза. Эксперт бу хатынның «баш миен ашый торган» амеба ияртүенең бердәнбер сәбәбе – аквапаркка бару дип белдергән. «Авырыр алдыннан, бу хатын ябык аквапаркта булган. Баш авырту, күңел болгану, муен һәм иңбашлар авырту 26 июльдә башланган. Температурасы күтерелеп, көзән җыеру башлангач, ул табиб чакыра. Аннары авыр бик тиз үсеш ала, һәм 1 августта хатын үлә», – диелгән хәбәрдә. Лаборатория тикшерүләреннән соң үлем сәбәбе амеба булуы раслана. Бу – бик сирәк очрый торган авыру, аннан үлем ихтималы 99 процент. Таиланд гаскәрләрендә отставкадагы медицина хезмәте полковнигы, доктор Чаренчай Сопха, күп элләрдә эшләгән хәрби инфекционист, РИА Новости агентлыгына сөйләгәнчә, авыруның инкубацион периоды 3-7 көн. Билгеләре – баш авырту, там
Аквапаркта «баш миен ашый торган» амеба иярткән хатын берничә көн эчендә үлгән
19 августа 202319 авг 2023
1
1 мин