Найти тему
Интертат

Айсылу Габдинова улының исемен әйтте

Күптән түгел җырчы Айсылу Габдинова әни булды. Ул бу шатлыклы хәбәр белән үзенең социаль челтәрендә уртаклашты. «9 ай.. Юк, гомерем буе көткән могҗизам! Улым, бәхетле бул!» – дип язды Айсылу һәм йөкле вакытындагы фото-видеолар урнаштырды.

Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәре
Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәре

Берничә көннән ул улларына нинди исем кушканын белгән кешегә күчтәнәч бирәчәген әйтте. «Исемен кем дип куштыгыз, дигән сораулар шундый күп килә. Малай икәнен белгәч, бездә бер генә вариант булды. Шулай дип куштык та. Бәлки, сез безнең варианты белә алырсыз? Языгыз. Белсәгез, миннән күчтәнәч», – ди яшь әни.

Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәре
Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәре

Айсылуның язылучылары Айнур, Әмир, Айдан, Айназ, Кәрим, Әмирхан, Тимерхан, Радэль, Илдар, Искәндәр, Арслан һәм башка төрле исемнәр язганнар.

Язылучыларның берсе хаклы да булып чыккан. Яңа туган сабыйга Арслан дигән исем кушканнар. «Безнең исемебез Арслан», – дип хәбәр иткән Айсылу үзенең социаль челтәрендә. «Арслан йолдызлыгында туган Арслан», – дип язган бер Айсылуның укучылары. Җырчыны тамашачылары һәм язылучылары әни булуы белән котлауларын язуны дәвам иткән.

Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәре
Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәре