Физик мөмкинлекләре чикле кызы Мәрьямне тәрбияләүче җырчы Миләүшә Сафина – нинди кыен хәлләрдә калып та сынмаган, көчле хатын-кызларның берсе. 12 яшьлек Мәрьямне карауның никадәр көч сораганлыгын күпләр, бәлки, аңлап та бетермиләрдер. Социаль челтәрдәге соңгы видеоларының берсендә җырчы тормышының нинди төрле булуын күрсәтә. Видеоны күз яшьләрсез карап булмый… Анда Миләүшә Мәрьямне күтәреп машинага кадәр алып чыкмакчы була… Егыла… Кабат кире торып баса… «Бу – минем тормышымның башкалар күрми торган бер өлеше. Менә нинди төрле тормыш. Мин сирәк елыйм. Биредә мин Мәрьямне күтәрергә дип басканда егылдым… Әмма мин, бернигә дә карамастан, тормышымны яратам. Тормыш та мине ярата», – дип яза ул видео янына. Миләүшәнең язылучылары әлеге видеога битараф кала алмаган. Алар ана белән балага көч һәм сабырлык, сәламәтлек тели. «Миләүшә, син – һәр кешегә үрнәк. Сау-сәламәт балаларын чүплеккә ташлап киткән вәхшиләр бар. Баласын танырга теләмәгән, аннан баш тарткан күкеләр күпме. Карагыз, үрнәк алыгыз
Миләүшә Сафина авыру кызын күтәреп йөрүен күрсәтте: «Мин сирәк елыйм...»
30 августа 202330 авг 2023
1
1 мин