Узган атнада Иркәнең кулын сындыруы хакында язган идек. Җырчы юеш идәндә таеп егылган. Авырткан кулы белән, ул Чаллы шәһәрендәге хастаханәгә киткән. Җырчыга беренче ярдәмне Чаллыда түгел, ә Казанда күрсәттеләр. Иркә Республика клиник хастаханәсе табибларына «мең рәхмәт»ләрен җиткерде. Вакыйгалар шундый борылыш алса да, җырчы «Интертат» сайты аша беркемне дә гаепләмәвен әйтте. «Берсе дорфа җавап бирү бөтенесе дә шундый дигәнне аңлатмый… Сынган урынга куя торган махсус пластмасс әйбер алдык. Мин, кулым сынды дип, эшемне туктата алмыйм. Җырлаганда кул комачау итми бит, шул пластмасс әйберне куям да чыгып җырлыйм», – дигән иде Иркә. Ничә көн узса да, һаман да аның өчен борчылып, аның хәле белән кызыксынып торучылар бар икән. Җырчы аларның барысына да җавап итеп, сторислар яздырган. «Кулың ничек, Иркә, сызлыймы?» – дип гел язып торасыз. Хәзер ортез белән йөрим, аны даруханәдән сатып алдык. Ә сызлауга килгәндә, сызлый инде. Сынган кул сызлый инде ул. Аңа гына түзә торган кеше инде мин, баш и