Найти в Дзене
Интертат

Башкала янындагы авылда авариядә 6 бала имгәнгән

28 августта Мәскәүнең Троицкий округында Каменка авылында авариядә 6 бала имгәнгән. Бу турыда «МВД Медиа» Телеграм-каналында хәбәр ителә. Toyota Isis минивэны идарәсен югалта һәм баганага бәрелә. Авария сәбәпләре ачыклана. Россия Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, транспортта балигъ булмаган яшьтәге 6 пассажир була. Урамдагы ут баганасына бәрелгәч, балалар барысы да төрле травмалар ала. Балаларның икесен – малай һәм үсмер кызн. – вертолет белән алып китәләр. Аларны башкаланың катастрофалар медицинасы табиблары озата бара. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

28 августта Мәскәүнең Троицкий округында Каменка авылында авариядә 6 бала имгәнгән. Бу турыда «МВД Медиа» Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Toyota Isis минивэны идарәсен югалта һәм баганага бәрелә. Авария сәбәпләре ачыклана.

Россия Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, транспортта балигъ булмаган яшьтәге 6 пассажир була. Урамдагы ут баганасына бәрелгәч, балалар барысы да төрле травмалар ала.

Балаларның икесен – малай һәм үсмер кызн. – вертолет белән алып китәләр. Аларны башкаланың катастрофалар медицинасы табиблары озата бара. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.