Юмор остасы Данир Сабиров бүген үзенең операциягә керәчәген әйтеп, «подписчик»ларын хафага салган иде. Төркиянең Истанбул шәһәренә кадәр килгәч, Данир өчен борчылып торучылар аз булмады. Әмма юкка кайгырышканнар: Данир Сабиров башындагы кечкенә генә пеләш урыныннан котылмакчы икән. «Менә – операция урыны. Шушы җирдә чәч җитеп бетми. Сәхнәдә поклон ясаганда, ялтырап китә. Шушында чәч күчереп утыртачаклар. Һәм тәти малай булачакмын», – дип сөйләгән ул Төркиягә нинди ният белән килүен. Ләкин халык Данирны аңлап бетермәгән. «Әллә нәрсәләр уйлап бетердек, әй, Аллам!»; «Кычытмаган җирне кашып йөрисең икән әле. Борчылган идек, нәрсә булды икән, дип...»; «Эш югыннан эш таптым – ыштан төбеннән бет бактым»; «И Аллам, пеләш булсаң да ярата идек»; «К...е кычыткан Әчтерханга барган», – диләр иде элек. Бу – бик тә дөрес, бүтән уең калмаган икән, балакаем. Синең баш түбәңне кем карасын инде. Ярый, уңышлы чыксын инде», – дип язучылар бар Данирның аккаунтында . «Артист булгач кирәктер инде», – дип нәти
Данир Сабиров нинди операция ясатканын әйткәч: «Кычытмаган җирне кашып йөрисең икән әле»
29 августа 202329 авг 2023
2
~1 мин