Найти в Дзене
Интертат

«Тагын да матуррак булачакмын» – Данир Сабиров пластик операциягә әзерләнә

Юмор остасы Данир Сабиров операциягә керергә әзерләнә. «Иртәгә мин операция ясатам. Яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дип хәбәр иткән ул сторисларында. Артист Төркиянең Истанбул шәһәре табибларына мөрәҗәгать иткән. Әлеге операция, ничек кенә сәер яңгырамасын, Данирга хатыны Миләүшәдән тормыш коруларына 15 ел тулуга бүләк. «Мин Миләүшәгә һәрвакыт: «Бүләк бирә калсаң, файдалы бүләк булсын», – дип әйтәм. Мин аны Мальдив утрауларында ял иттерсәм, ул мине операциягә Истанбулга алып килде. Нинди операция икәнлеген соңрак әйтербез», – дигән җырчы. Данир Сабиров кайсы җирен үзгәртә икән, ничек уйлыйсыз?

Юмор остасы Данир Сабиров операциягә керергә әзерләнә.

«Иртәгә мин операция ясатам. Яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дип хәбәр иткән ул сторисларында.

Артист Төркиянең Истанбул шәһәре табибларына мөрәҗәгать иткән. Әлеге операция, ничек кенә сәер яңгырамасын, Данирга хатыны Миләүшәдән тормыш коруларына 15 ел тулуга бүләк.

«Мин Миләүшәгә һәрвакыт: «Бүләк бирә калсаң, файдалы бүләк булсын», – дип әйтәм. Мин аны Мальдив утрауларында ял иттерсәм, ул мине операциягә Истанбулга алып килде. Нинди операция икәнлеген соңрак әйтербез», – дигән җырчы.

Данир Сабиров кайсы җирен үзгәртә икән, ничек уйлыйсыз?