Туй үпкәсез булмый, диюләре хак икән. «Интертат»та Винарис белән Лилия Хәмитова туеннан репортаж басылгач, кунаклар арасында булган Ләйсән Мәхмүтова безгә, төгәлрәк әйтсәк, журналист Алинә Айдаровага үпкәсен белдерде. Бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан кыйссаны дәвам итәбез. Укучыга аңлаешлырак булсын өчен, репортажда Ләйсән Мәхмүтова турында ни язылганын искә төшереп үтим: Ләйсән, яшь парны котлап, «Тамчы там» җырын башкарды. Үзе белән бергә биер өчен, кунаклар арасыннан бер кечерәк буйлы абзыйны сайлап алды. Алар бергә биештергәләп алдылар. Ассызыклап үтик: бу – туй! Рәисне каршы алу да түгел, авыл хуҗалыгы вәкилләренә лаеклы исемнәр тапшыру тантанасы да. Ләйсән инде ничә еллар дус булган Винарис белән Лилияне котларга дип туйга килгән. Бетте. Мин бу репортажда бу өлешкә игътибарымны биреп җиткермәгәнмен, күрәсең, 1-2 җөмлә белән генә язып үткәнмен. Ләйсәннең шушы абзый белән 3-4 минут дәвам иткән биюен һәр укучы үзенчә, бары тик үз фантазиясенең байлыгыннан чыгып кына күзаллаган, ди