Найти тему
Интертат

Коточкыч авариядә дүрт кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән

14 августка каршы төндә Чита шәһәре янында коточкыч авариядә 4 кеше һәлак булган, 6 кеше имгәнгән. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Байкал аръягы крае буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чита – Забайкальск федераль трассасында Атамановка авылы янында төнге 1ләр тирәсендә «Лансер» һәм «Хонда» машиналары бәрелешә. «Лансер» белән 28 яшьлек ир-ат идарә итә.

Фото: © 75.мвд.рф
Фото: © 75.мвд.рф

Якынча белешмә буенча, «Лансер» каршы як полосага чыга һәм «Хонда» белән бәрелешә.

Фаҗигадә «Лансер» салонындагы пассажир, «Хонда» машинасының 3 пассажиры, шул исәптән 2 бала, урында ук үлә.Тагын 6 кеше төрле травмалар ала. Алар арасында да балалар бар.

Якынча белешмә буенча, «Хонда» машинасындагы балигъ булмаган яшьтәге балаларның барысы да махсус креслода булмый.

Йөртүчеләр икесе дә аек. Авария китереп чыгаруда гаепле дип шикләнелгән йөртүче имгәнмәгән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: © 75.мвд.рф
Фото: © 75.мвд.рф