Мәскәүдә бер ир-ат 19 яшьлек «төнге күбәләк» белән төн үткәргән. Бу кызның рәсми никахсыз яши торган егете булган. Егет заказ буенча барган хатыны белән теге ир-ат арасында булган җенси мөнәсәбәттән канәгать калмаган һәм полициягә гариза язган. Ул үзенең хатынын теге ир көчләде, дип гаепләгән. «База» «Телеграм» каналы шул турыда яза. 19 яшьлек Еленаның (исеме үзгәртелгән) егете финанс яктан кыен хәлдә калган һәм банкротлык процедурасын үтә. Матди хәлләрен яхшырту максатыннан, алар интим-хезмәтләр сайтына анкета урнаштырган. 3 ай дәвамында Елена клиентлар белән очрашып йөргән, кайвакыт очрашуларга ире белән дә барган. Үзенең соңгы визиты өчен Елена 44 яшьлек клиенттан 30 мең сум сораган. Соңрак, ире рөхсәте белән, ул аның янында төнгә кала, моның өчен тагын 40 мең ала. Иртән хатын-кыз өенә кайтып китә, ләкин бераздан ул клиентына алар арасында булган аналь секс аркасында иренең ачуы чыкканын әйтә. Аннары Елена заказчы белән язышуны туктата, сайттан анкетасын бетерә һәм көчләүдә гаепләп