Найти в Дзене

Явыз язмыш

Явыз язмыш, ник гел синеңчә соң,

Кая икән синең йөрәгең?

Син уйнаган уен авыр да соң,

Кешеләрнең өзә үзәген...

Бергә булган чакта уйламыйбыз,

Белмибездер кеше кадерен,

Күзләренә төбәп карамыйбыз,

Тыңлап бетермибез сүзләрен.

Тиешенчә тормыш бара кебек,

Бүтән төрле яшәү юк та ул,

Язмыш һәрчак безнең яклы кебек,

Кайгы булып ишек какмый ул.

Юк икән шул... Ул күрсәтә икән,

Көтмәгәндә яшькә чылата,

Якыннарны алып китә икән,

Чәчебезне безнең агарта.

Явыз язмыш, ник гел синеңчә соң,

Кая икән синең йөрәгең?

Син уйнаган уен авыр да соң,

Кешеләрнең өзә үзәген... 

Наиля Зарипова