Чаллыда маммолог Айгөл Хаҗиева пластик әйберләрнең хатын-кыз организмына йогынтысы турында аңлаткан. Пластик еш кына күкрәк бизләрендә фиброз-киста шешләре барлыкка килү сәбәбе була. Бу турыда «Челнинские известия» яза. «Фибороз-киста үзгәрешләре хатын-кыз авыруларының күпчелек өлешен алып тора. Төп сәбәп – эстрогенның югары дәрәҗәсе. Ул каян килә һәм пластикның монда нинди катнашы бар соң? Күкәйлекләр һәм май тукымасыннан канга килә торган эстроген еш кына җенес гормоннарын күчереп йөртә торган аксым белән берләшә һәм аларның депосын ясый. Икенче өлеш – ирекле эстроген күзәнәк төшенә керә һәм аның функцияләренә йогынты ясый. Аннары эстроген молекуласы җимерелә һәм организмнан чыгарыла. Идеаль система шулай эшли», – дип аңлата табиб. Ләкин бу идеальлекне фталатлар җимерә икән. «Бу эфирлы кушылмалар. Алар без көн саен куллана торган әйберләрдә бар. Пластик савыт-саба, обойлар, уенчыклар, пакетлар, парфюмерия, идән һәм түшәм өслекләре, пластик өслекләр, торбалар, шампуньнәр, тырнак буяул
Яман шеш, пластик савыт, шампунь, ашарга пешерү, идән, түшәм арасында нинди бәйләнеш бар?
13 августа 202313 авг 2023
1 мин