“Исеменә күрә – җисеме” дигән татар әйтеме бар, урыслар “корабны ничек атасаң – шулай йөзәр” дә диләр. Чынлапта баласына исем сайлаган ата-ана алдында күпме җаваплылык ята: гомерлек бүләк бит ул. Әмма ни гаҗәп татар халкы гасыр саен исемнәр алыштыра, урысларның Миша-Маша-Иван-Дашалары кенәзләр заманнынан килсә, безнең халык баласына яңачарак исем эзли. Ник шулай? Монда тарихи вакыйгалар да, татарның, яңалык эзләпме, күршегә иярепме, гомүмән, үз-үзеннән качуы да чагылыш тапкан ахырсы.
Мидхәт, Рифат, Әнвәр.... Чыңгыз, Сөембикә, Айсылу
1913 елның ахырында Казанда чыккан “Кояш” гәҗитендә “Милли исемнәр” дигән мәкалә басыла. Бу язманың аноним авторы кызыклы тарихи күзәтү китерә: татар муллалары балаларга башта Бохара йогынтысы белән сарт исемнәре бирсәләр, тора-бара гарәп исемнәренә күчәләр, имеш. Ә инде XIX–XX гасырлар чатында, Истамбул һәм Госман дәүләте белән тыгыз бәйләнеш нәтиҗәсе буларак, татар балалары төрек исемнәрен йөртә башлый – Мидхәт, Рифат, Шәфкәт, Әнвәр һәм башкалар.
“Ә соңгы елларда укымышлы татар яшьләре балаларына үзенең тарихи исемнәрен бирә башлады”, − дип шатлана бу автор. “Милли исемнәр” дип ул Чыңгыз, Сөембикә, Узбәк, Айсылуларны санап үтә. “Бер биш-алты елдан соң Абдуллаҗан, Сәхипҗамаллар урынына Чыңгыз, Узбәк, Батый һәм Сөембикә туташлар булыр әле”, − дип сөенә.
Биш-алты елдан соң илдә башка халәт, башка идеология булса да, бу исемнәр әле очраган. Мәсәлән, Үзбәк ССРында эшләп, анда танылган рәссам Чыңгыз Әхмәров 1912 елда Троицк шәһәрендә татар мөгәллиме гаиләсендә туган. Уфада яшәгән татар язучысы Сәйфи Кудаш 1921 нче елда кызына Сөембикә дип куша. Ә тагын бер язучы Үзбәк Саттаров 1922 елда Әлмәт авылында мөгәллим гаиләсендә дөньяга килгән. Советлар иленең иң данлыклы Чыңгызы – кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның (1928 нче елгы), билгеле инде, әнисе Нәгыймә – татар ханымы. Ә менә Айсылулар һаман популяр кебек.
Икенче яктан, “Кояш” гәҗитендә чыккан ул язма татар халкының, төрле мәдәниять шаукымында яшәп, исем кушуда да яңарышка омтылышын, хәтта үзгәрешләр белән артык мавыгуын ассызыклый.
Әхмәтгәрәй, Мөхәммәдгәрәй, Әхмәдҗан, Хуҗаәхмәд ... Бибирабига, Мәрьямбану
Мәсәлән, яңачарак исемнәр уйлап чыгаруларны XIX гасырда ук Шиһабетдин Мәрҗани бик каты тәнкыйтьләгән. Ул бигрәктә гарәп сүзләре белән татар (төрки) сүзләрен кушып ясаган исемнәрне, гарәп сүзләренең тәрҗемәсен белмичә кулланыну хушсынмаган:
“Кайбер татарларыбыз, бернинди мәгънә, матурлык һәм ямьсезлекне аера белмичә, бары ишетүләренә генә таянып, җаһиллекләре аркасында, шәүкәтле һәм бай кешеләргә ияреп, балалары исемнәренең алдына я ахырына “җан, шаһ, бик, сәед, мир, хуҗа, солтан, хан” дигән сүзләрне тагалар, - дип яза Мәрҗани.- Дөрес исемнәрдән берничәсен бергә теркәп һәм дөрес исемнәрне бозып “Әхмәтгәрәй, Мөхәммәдгәрәй, Әхмәдҗан, Мирмөхәммәд, Хуҗаәхмәд, Сәедхуҗа, Әхмәдхан, Солтанмәхмүд, Солтангали, Мөхәммәдсалих, Мөхәммәдягъкуб, Мөхәммәдйосыф, Мөхәммәдкасыйм, Мөхәммәдгали, Госмангали, Мөхәммәдшакир, Мөхәммәдзакир, Бикмөхәммәд һәм Ишмөхәммәд” кебек мәгънәсез исемнәр бирәләр.
Бу рәвештә исем бирү һиҗрәттән соңгы1000 ел эчендә һичбер гасырда булганы юк. Бары шуннан соң гына Иран, Туран, Һиндостан шикелле җирләрдән күчеп кергән бер әшәке яңалыктыр. Чөнки ислам шәригәте буенча исемнәрнең күркәм булуы кирәк. Исем дөрес мәгънәле булырга тиеш. Пәйгамбәр, сәхабәләр шикелле олы кешеләр исемнәренә охшаган Мөхәммәд, Әхмәд, Салих, Ягъкуб, Йосыф, Муса, Гайса, Гомәр, Госман, Гали, Хәсән, Хөсәен шикелле исемнәр күркәм булалар”.
Моннан тыш, Мәрҗани фикеренчә, хатын-кызлар исемнәренә “биби, бану, ханым, аем, бикә” кебек сүзләрне кушу да – килешмәгән эш һәм мәгънәсез яңгырый, чөнки бу сүзләр гади хөрмәтләү формалары гына. “... Кечкенә бер баланың исемен сораганда, “Бибирабига”, яки “Мәрьямбану” яки “Әсмабикә” дип җавап бирүе замана гореф-гадәтенчә “фәлән абастаң” дигән мәгънәдә булып, аң-белем ияләре алдында бик ямьсез күренеш төсен ала”, −дип ачулана ул.
1889 елда бакыйлыкка күчкән Мәрҗани хәзрәт, әлбәттә, татар исемнәре дөньясына, бер-ничә дистә елдан соң бану/бикә яисә җан/хуҗа кебек (халык колагына әле бик ятышлы) кушымчалар урынына чит яңгырашлы латинча, урысча һәм төрле аббревиатуралардан ясалган исемнәр керер дип уйламагандырда. Анысын фаразлый алса, биби яисә бану, хуҗа, солтан ишле кушымчаларның татар исемнәрен баетып, төрлечә үрчүләренә, бәлки, бераз йомшагырак карар иде бу мәшһүр татар галиме.
Рафаэль, Рауза...
Көнбатыш Ауропа исемнәре татар арасында күбесенчә совет чорында гына күренә башланган. Ләкин кайбер мисаллар бу исемнәрнең дә 1917 елга кадәр үк кулланылганын күрсәтә. Мәсәлән, шагыйрь Сәгит Рәмиев 1915 елда улына итальянча Рафаэль дип исем бирә. Данлыклы рәссам булмаса да, иҗади кешеләргә, сәнгатькә якын булсын дип тели ул баласына (кем белгән инде ул чакта, Рафаэль Рәмиев түгел, ә аннан өч ел элек туган, хан исемен йөреткән, кечкенә Чыңгыз Әхмәров рәссам булып китәр дип). 1911 елда Ханкирмән (Касимов) шәһәрендә Әхмәд Кастров гаиләсендә Рауза ягъни Роза исемле кызчык дөньяга килә. Аның бер бабасы – атаклы Салих Ерзин – Мәскәүдә мәчет төзеткән кеше. Ни өчен татар сәүдәгәрләренең балалары кызларына андый исем биргәннәрдер – билгесез. Бәлки урыс мөхитендә яшәү, башка мәдәниятләр белән таныш булу, зур йогынты ясагандыр.
Мәгълүм булганча, Роза исеме бигрәктә Советлар чорында нык тарала. Бу инде бер яктан татарларда исем кушуда булган “гөл” традицияларын дәвамлау булса (Гөлҗамаллар урынына – Раузалар), икенчедән – җәмгыятьтә марксизм идеяларын хуплау кебек кабул ителә, чөнки иң билгеле Роза – революционерка Розалия Люксембург (1871-1919). Шуңа күрә Роза, Розалия исеме дә популярлаша. Алар белән беррәттән алман марксисткасы Клара Цеткин (1857–1933) хөрмәтенә Клара исеме дә тарала. Тагын бер популяр исем – Люция бер яктан итальянча Лючияга (яктылык) якын булса, икенчедән революция сүзенең дә “сеңлекәше” икәне күренә.
Марат, Марсель, Луиза... Ленар, Ренат, Люция
Бөек Француз революциясе һәм француз мәдәнияте дә татар исемнәре дөньясында аерым урын алып тора. Гомүмән, Русиядәге ХХ гасыр инкыйлабларын шул вакыйгалар белән еш чагыштырганнар һәм шуңа күрә совет чорында француз революционерлары һәм марксистлары исемнәрен халык яратып кабул итә (Жан-Поль Марат, Марсель Кашен, Луиза Мишель һ.б.). Шунысы кызык, хәзерге Францияда Марат исемле малайларны табу кыен, чөнки бу революционер исемен ул илдә күптән инде ошатып бетермиләр.
Татар балаларына совет чорының беренче дистәләрендә шулай ук Карл Маркс, Фридрих Энгельс һәм Владимир Ильич Ленинга якынрак исемнәр дә кушарга тырышканнар: мәсәлән, Ингель, Энгель, Лена, Нинель (Ленин фамилиясы киресенчә укыла), Вил, Вилен, Вилюр һ.б.
1917 елдан соң уйлап чыгарылган яңа исемнәр, күбесенчә, кыскартулар-аббревиатуралар: Вилуза – «Владимира Ильича Ленина-Ульянова заветы», Ким – «коммунистический интернационал молодежи», Ленар – «Ленинская армия», Лениза – «Ленинский завет», Ленур – «Ленин учредил революцию», Ревмир, Ремир, Рем – «революция мировая», Рамил – «рабочая милиция», Ренат – «революция, наука, труд», «революция, национализация, Троцкий», Ренас – «революция, наука, союз», Замвил – «заместитель В.И.Ленина», Юнир – «юный революционер», Дамир – «Да здравствует мир», «Даешь мировую революцию», Вильсор – «Владимир Ильич Ленин – создатель Октябрьской революции» һ.б.
Әлбәттә, советлар заманында гадәти, гарәп исемнәрен, мөселман дине белән бәйле дип, бик хупламаганнар. Шулайда 1920 нче еллардан халык арасында төрле гарәп сүзләре яңа исемнәр буларак тарала: Мәдинә, Мөгәллим, Мәгариф, Әлифә, Зөбәрҗәт, Рәис, Илһам, Булат һ.б. Элекке гарәп исемнәренә алмашка әкренләп фарси исемнәре керә башлый (Рөстәм, Зөлфия, Ләйлә, Фәрхәд һ.б.). Бу күренеш бигрәктә 1930 нчы елларда көчәя.
Яңа уйлап чыгарылган, фарси һәм латин (ауропача) исемнәр белән бергә татар мөхитендә урыс исемнәре дә урын ала. Мәсәлән, Лена (Елена) Ленин белән, ә Светлана, әлбәттә, «светлый путь» лозунгына аваздаш була. Соңгы исем урыс мәдәнияте өчен дә яңа, чөнки ул чиркәүле (церковный) исем түгел, әдәби әсәрләр аша XIX гасырда халык күңеленә керә: мәсәлән, Василий Жуковский балладасында телгә алына. 1917 елга кадәр Светлана дип төрле корабларны яисә сәүдә оешмаларын гына атаганнар. Ә атеистлар заманында, киресенчә, бу исемне кыз балаларга да бирә башлыйлар, бигрәктә Совет җитәкчеләренең кызлары шул исемне йөреткәч (Светлана Аллилуева, Светлана Молотова һ.б.).
Бу чорда татар халкында мондый яңа исемнәр таралуы катнаш никахлар артуы белән дә аңлатыла, андый гаиләләрдә ике милләтне дә кәнагәтләндерерлек, компромисс исем эзләгәннәр.
Шунысы кызык, Энгельс исеменә һәм электрификация сүзенә сылталанып татарлар арасына күп кенә латинча, Э хәрефенә башланган исемнәр керә: Эльмира, Эльмар, Эмиль һ.б. Аларның совет идеологиясына бәйле уйлап чыгарылган мәгънәләре инде онытылган. Исем кушудагы бу мода (Эль-) һәм шулай ук «Вил» кушымчасы белән ясалган исемнәр соңрак татар арасында «Ил» сүзе белән төзелгән исемнәрне дә күбәйтә: Илсур, Илсөяр, Илнур, Илнара, Ильшат, Ильгиз, һ.б. Кайвакыт бу рәткә чын гәрәп сүзләре дә килеп кергән: мәсәлән, илһам.
1917 елга кадәр татарларда Илдархан исеме генә очраган (бигрәктә ХIХ гасыр ахырында), ул ханнар чорындагы титулга ишарәли. Шул уңайдан әйтеп китәргә кирәк, хәзерге Якутияда республика җитәкчесен ил дарханы дип йөртәләр. Ә совет заманында бу татар исеменең, әлбәттә, «хан» кушымчасы төшеп кала һәм Ильдарга әйләнә.
Шулай итеп 1917 елгы инкыйлаб шаукымы белән татар исемнәре дөньясы зур үзгәрешләр кичерә. Йөз елдан ким вакыт эчендә әллә күпме яңа исемнәр уйлап табыла (мәсәлән, Азат һәм Ирек кебек исемнәр дә бит «яңа ирекле тормыш» дигән идеология нигезендә килеп чыканнар), әллә күпме чит халыклар исемләре үзләштерелә. Бер Розадан башланган чәчкә-гөлләр исемнәре (Миләүшә, Ләлә, Резеда, Азалия, Лилия һ.б.) – үзе бер шәлкем. Бер яктан бу катлаулы тарихи чорга яраклашу булса, икенчедән татар халкы шул шартларда да үз юлын табарга тырышкан, һичшиксез. Әмма советлар гасыры үтсә дә, ислам дине кире кайтса да, әле һаман канга сеңгән гадәт – искесен ераккарак яшереп, әби-бабайлар исемнәреннән бераз оялып, яңа исемнәр эзләп маташу – калган, шикелле.
Шулайда 1913 елгы «Кояш» гәҗитенең аноним авторы кебек милли исемнәр кире кайтыр дип ышанасы килә. Соңгы ун елда Казанда гына балалар арасында Әминә, Кәрим, Мәрьям, Камил кебек матур исемнәрне еш ишетергә тура килә, ә кайчак Хәят, Әсмә, Гаязлары да очрый. Димәк, күркәм тарих һәм мәдәният белән горурлану әле бар. Димәк, киләчәгебез дә үз йөзле булыр.
Мәкалә беренче тапкыр "Идел" журналында басылды. 2022 ел.