Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

«Гомерем буе көткән могҗизам»: Җырчы Айсылу Габдинова әни булган

Җырчы Айсылу Габдинованың улы туган. Җырчы бу хакта социаль челтәрдәге аккаунтында язган. «9 ай… юк, гомерем буе көткән могҗизам… Улым, бәхетле бул!» – дип язган Айсылу һәм йөкле вакытында төшкән видео урнаштырган. Әлеге хәбәр күпләр өчен көтелмәгән булган, ахры. «Шаккатыра беләсең. Молодец! Котлыйм, исән-сау булыгыз!»; «Башта ниндидер пранк дип торам. Котлыйм, Айсылу. Бәхетле, тәүфыйклы, олы кеше булып үссен!»; «Сөбханалла! Алайса, мин, Айсылу ничек үзгәрде, дип йөрим тагын. Менә нәрсә икән бит. Котлыйм. Каз тәннәре чыкты. Нык сәламәтлек»; «Котлыйм, Айсылу! Нинди искиткеч шәп яңалык! Бәхетле, сау-сәламәт булсын улыгыз!»; «Айсылу Айдаровна, котлыйбыз! Нинди шәп хәбәр. Пар канат астында үстерергә язсын!» – матур теләкләр язганнар җырчыга.

Җырчы Айсылу Габдинованың улы туган. Җырчы бу хакта социаль челтәрдәге аккаунтында язган.

«9 ай… юк, гомерем буе көткән могҗизам… Улым, бәхетле бул!» – дип язган Айсылу һәм йөкле вакытында төшкән видео урнаштырган.

Әлеге хәбәр күпләр өчен көтелмәгән булган, ахры.

«Шаккатыра беләсең. Молодец! Котлыйм, исән-сау булыгыз!»;

«Башта ниндидер пранк дип торам. Котлыйм, Айсылу. Бәхетле, тәүфыйклы, олы кеше булып үссен!»;

«Сөбханалла! Алайса, мин, Айсылу ничек үзгәрде, дип йөрим тагын. Менә нәрсә икән бит. Котлыйм. Каз тәннәре чыкты. Нык сәламәтлек»;

«Котлыйм, Айсылу! Нинди искиткеч шәп яңалык! Бәхетле, сау-сәламәт булсын улыгыз!»;

«Айсылу Айдаровна, котлыйбыз! Нинди шәп хәбәр. Пар канат астында үстерергә язсын!» – матур теләкләр язганнар җырчыга.