Найти в Дзене

Алмагачлар

Алмагачлар, мин сокланам сезгә, Сезнең кебек яшәр идем мин. Бөтен дөнья кергән чакта көзгә, Алма булып пешәр идем мин. Җәйләремнең эссе чакларында Җыяр идем кояш нурларын. Яшен яшьнәп яңгыр яуганда да Табар идем яшәү җайларын. Сүрелсә дә матурлыгым көздә, Кабат язлар килә көтәсем. Алмагачлар, гел сокланам сезгә, Сезнең кебек килә яшисем. Наиля Зарипова

Алмагачлар, мин сокланам сезгә,

Сезнең кебек яшәр идем мин.

Бөтен дөнья кергән чакта көзгә,

Алма булып пешәр идем мин.

Җәйләремнең эссе чакларында

Җыяр идем кояш нурларын.

Яшен яшьнәп яңгыр яуганда да

Табар идем яшәү җайларын.

Сүрелсә дә матурлыгым көздә,

Кабат язлар килә көтәсем.

Алмагачлар, гел сокланам сезгә,

Сезнең кебек килә яшисем.

Наиля Зарипова