Найти в Дзене
Интертат

«Әни җәнҗал чыгарды»: Гөлия Вәлиәхмәтова түшәктә шәрә төшкән видеосын бетергән

Марат Мухинның тормыш иптәше, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдәге аккаунтында түшәктә бер ир-ат белән ярымшәрә яткан килеш кызыклы видео яздырган иде. Әмма блогер видеоязманы алып атарга мәҗбүр булган.

– Әни ачуланды, җәнҗал чыгарды, теге рилсны бетерергә кушты. Юмор хисе чаттан чыгып китте, – дип язган соңрак Гөлия Вәлиәхмәтова.

Видеода Гөлия Вәлиәхмәтова бер ир-ат белән түшәктә ята. Ир-ат аннан, ничек итеп тиз арада йоклап китәргә була, дип киңәш сорый һәм Гөлия ир-атны «үп» итеп алгач, ир-ат шул арада йокыга китә.

Гөлия Вәлиәхмәтовадан социаль челтәрдә аның ире Марат Мухин турында сорап, кызыксынып язучылар булды. Әмма Марат Мухин комментарийларга бер сүз дә язмаган.