Приморьеда 2 бала һәлак булган – аларны су агымы торбага суырып алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Табигый гарасат вакытында биредә башта Уссурийск шәһәрендә хатын-кыз зур су күлләвегендә батып үлә. Аннары 2 бала үлеме турында билгеле була. Хорольский районының Дальзаводское авылында абыйлы-энеле 2 бала үлә. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, малайлар авылдан 1 км чамасы ераклыкта юл кырыенда тора. Алар үзара шаярыша, шул чакта су басу вакытында җыелган су агымы балаларның берсен юл аша су үткәрә торган торба эченә суырып ала. Икенче малай ярдәмгә ташлана. Шулай итеп малайлар икесе дә һәлак була. 11 августта Приморьеда көчле яңгырлар ява. KHANUN тайфуны 4 августка каршы төннән бирле котыра. Юллар җимерелгән, подъездларны су баскан, күперләр ватылган, диелә хәбәрдә. Россия Тикшерү комитетының Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «Телеграм» каналында хәбрә ителгәнчә, балаларга 13 һәм 12 яшь булган. Якынча белешмә буенча, балалар үзләре генә уйнап йөргән. Шул чакта бала
«Су торбасы икесен дә суырып алды». Абыйлы-энеле ике бала һәлак булган
11 августа 202311 авг 2023
1
1 мин