Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең командасы белән Иделдә яхтада яңа җырга клип төшергән. Җырчы клип төшергәндәге кайбер мизгелләрне видеога яздырып, социаль челтәрдәге аккаунтында урнаштырган. Илсөя ханым бик матур образда – корабль капитаны булып киенгән. Ә аның командасы – матрослар формасы образында. Җырда: «Давыл дулый, давыл тынмый, тынмас та ул, күрәсең. Кычкыралар тирә-яктан: «Тукта, тиле, үләсең!». Әгәр кире борылырга, буйсынырга уйласам, «мин» булудан туктар идем, кеше сүзен тыңласам», – дигән сүзләр бар. Шуңа да артист яңа клибын су темасы белән бәйләгән. Клип төшергәндә имгәнүләрсез булмаган. Музыкант Фәнзил Шәрифуллинның яхтада аягы шуган һәм ул Иделгә төшеп киткән. Шөкер, артист суда батмаган, яхтага кире менә алган. Соңрак музыкант үзе дә шушы видеоны үзенең аккаунтына урнаштырган. «Съемкалар төгәлләнде. Яңа сезонда сезне бик кызыклы программа көтә. Һәрвакыттагыча, мин башкалардан аерылып тордым. Өстемдә – өр-яңа кием. Суга төшеп киттем. Рәхәт булд