Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Айдар истәлегенә көрәш ярышлары узды (фото)

Саба районы Иләбәр авылында якын дустыбыз РСФСРнын спорт остасы Айдар Галиевның Украинада хәрби операциядә һәлак булган улы Айсаф Галиев истәлегенә тәүге көрәш турниры булып узды.

Ярышка алты районнан 68 көрәшче килгән иде, алар алты үлчәү авырлында бил алышты.

Билгеле, районыбызның танылган көрәш осталары да биредә бил алышып, матур күрсәткечләр белән кайттылар. Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин, Чепьядан Ильяс Йосыпов — икенче, Роөстәм Сираҗиев өченче призлы урыннарны яуладылар.

Югары дәрәҗәдә оештырылган бу турнир күпләрнең күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Рәхмәт, күршеләргә!

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8