Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимовның гаилә коруларына 20 ел! Шул уңайдан эстрада артистлары бу вакыйганы билгеләп үтәргә булган: чын кәләш белән кияү роленә кереп, туй күлмәген киеп, якыннарын җыеп, өйләре янында мәҗлес оештырган. Бу хакта артистлар социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте. – Безнең ул вакыйгадан шулкадәр күп фото-видео! – дип сүзен башлаган Гүзәл Уразова. – Без синең белән җомга түгел, чәршәмбе көнне өйләнештек. Бүген ял көненә туры килде. 20 ел үткән дә киткән, җаным. Безнең теркәлү 3 сәгать барган иде. Без үзебез генә идек, районда беркем дә чәршәмбе көнне өйләнешми... Шуңа күрә, рәхәтләнеп, 3 сәгать никахыбызны теркәдек! Туганнар, дуслар – барлыгы 100дән артык кеше килгән иде.... Дөресен әйткәндә, бөтен Россиядән килгәннәр иде. Ул миңа бервакытта да «Гүзәл» дип дәшкәне юк, мин гомер буе аның балачагы булып, «бәбәй» булып яшим, Аллага шөкер. «Бәбәем, мин сине киләсе тормышта да эзләп табып, синең белән өйлә
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тагын бер туйларын ишегалдында үткәргән
7 августа 20237 авг 2023
2
1 мин