Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене, шул исәптән 7 баланы, атып үтергән Илназ Галәвиевка бүген тагын бер тапкыр хөкем карары укылды. Бу юлы суд Түбән Новгородта булды. Гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды Галәвиевны гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында хөкем карарын үз көчендә калдырды. Балалар тормышын өзгән егеткә калган бөтен гомерен махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрергә туры киләчәк. Искәртеп үтик, Илназ Галәвиевның адвокаты хөкем карарын кире кагуны һәм эшне яңадан карауны сораган иде. Ул үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгән. Адвокат ике экспертизаның нәтиҗәләре бер-берсенә каршы килүен искәрткән, әмма апелляция суды Татарстан Югары суды чыгарган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды, апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәде. Исегезгә төшерәбез, Илназ Галәвиев 2021 елның маенда Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене, шул исәптән 7 баланы, атып үтерде. Зыян күрүчеләр исемлегендә 600дән артык кеше бар. Илназ Галәвиев нинди шартларда яшәячәк? Адвокат Рус
Казан мәктәбендә балалар үтергән Илназ Галәвиевка сөйләшергә ярамаячак
7 августа 20237 авг 2023
1
2 мин