Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә 40 ил катнашында Украина конфликтына бәйле киңәшмә уза. Очрашучылар «Украина территориясенең бердәмлеген саклау турында килешкән» дип яза «Известия», Италиянең «Corriere della Sera» газетасына сылтама белән. Газета язуынча, теләсә кайсы тынычлык килешүенең нигезендә «Украина территориясенең бердәмлеге һәм суверенитеты нигез булырга тиеш». Шулай ук Украина президенты тәкъдим иткән «тынычлык формуласы»н карау өчен эшче төркемнәр оештырылган. Ел азагында Согуд Гарәбстаны төрле ил башлыкларын җыярга тели. 40 ил вәкиле катнашындагы очрашулар 5 августта башланды. Алар Украинадагы конфликтка дипломатик чишелеш эзли. Кайбер илләр, Россия бу сөйләшүләрдә катнашмау сәбәпле, очрашулардан баш тарткан, дип яза «Известия». Согуд Гарәбстаны, сөйләшүләр уздырып, Украина кризисы буенча килешүгә ирешергә тели. АКШ, бу сөйләшү кризисны хәл итәргә булышмаячак, әмма бу – тынычлык планын тормышка ашырырга бер адым, дигән. «Известия» язуынча, «Россия в глобальной политике»
Согуд Гарәбстаны «Украинада тынычлык урнаштыру буенча» очрашу уздыра
6 августа 20236 авг 2023
1 мин