Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вафатына 8 ай тулган. Якын дусты, «ВКонтакте» сәхифәсендәге төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина тугры тамашачысына Эльмираның гаиләсе, балалары хакында сөйләгән. «Эльмирабызның якты дөньядан китүенә 8 ай. Безгә бик күп сораулар килә. Балалары ничек микән? Әнисе ни хәлдә, ничек түзә? Ире ничек, балалары кем белән? Шуларга җавап бирергә булдык. Әнисе нык кайгыра, бик авыр инде үз балаңны җиргә иңдерү. Атна саен әнисе, энесе һәм килене зиратка барып, чәчәкләргә су сибәләр. Дога кылып кайталар. Эльмирабызның балалары яшәргә көч бирә. Ире исән-сау, эшләп йөри, шулай ук кайгыра, борчыла. Ир – хатынсыз, ә балалар – әнисез, өйдә буш, нурсыз инде әни булмагач. Балалары әтиләре белән! Кызлары Диана 9нчы сыйныфны тәмамлады һәм уку йортына керә. Уллары Артём 3нче сыйныфка күчә. Аллаһы Тәгалә гаиләсенә сабырлык һәм көч бирсен. Бик зур кайгыларын уртаклашабыз. Эльмирабызның караңгы гүре якты булсын. Урыны оҗмах түрендә булсын. Бары тик дога гына
Эльмира Сөләйманованы искә алучылар: «Балаларын 4 айдан кайнанасы карый. 70тән узган әби»
17 августа 202317 авг 2023
7
1 мин