Найти тему

Шәм

Сүндермәгез  мине, яныйм әле,

Сезнең өчен яныйм,

кешеләр!

Кирәк икәнемне тойыйм әле,

Башкача юк миңа яшәүләр.

Сүндермәгез!

Таң атканчы гына

Бер янасы иде, елыйсы...

Офык сызыклары яктырганчы

Күңелемнең бардыр бушыйсы.

Сүндермәгез!

Сүндермәгез мине!

Яныйм балкыйм бераз , 

кешеләр!

Тойыйм әле кирәк икәнемне,

Башкача юк миңа яшәүләр...

Наиля Зарипова