Чаллыда машина таптаган 12 яшьлек малайны Казанда ДРКБ табиблары дәвалый. Аның хәле авыр, тик анасы янына килә алмый – аның тагын 4 нәни баласы бар, ире 1 ел элек үлгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте. «Иртән Динислам белән телефоннан сөйләштек. Аның тизрәк өйгә кайтасы килә инде. Без аны сагындык, тизрәк терелүен телибез. Кайчан чыгарасылары билгеле түгел», – ди Чулпан Имамова. Әнисе сүзләренчә, фаҗига көнендә – 27 июльдә кич белән 19.45 сәгатьтә Динислам «Чишмә» мәчетенә намазга бара. Җәяүлеләр юлы аша чыкканда аны машина таптый. Land Rover белән идарә итүче 45 яшьлек ир-ат 12 яшьлек балага юл бирми. Динисламны башта Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китерәләр, аннары Казанга күчерәләр. «Табиблар улыма дәвалану курсы, аннары реабилитация курсы кирәк булачак, ди. Аның хәле авыр – башы имгәнгән, аягы сынган. Аңа кадәр улымның кулы сынды, әле гипс белән йөри иде. Менә шулай – гаиләбездә кайгы артыннан кайгы. Динислам могҗиза белән исән калган инде, калганына түзәбез. Ул көчле
Кайгы артыннан кайгы: Чаллыда биш балалы хатынның ире үлгән, олы улын машина таптаган
3 августа 20233 авг 2023
2
1 мин