Найти в Дзене

Ә сез нишләр идегез?

Берничә ел элек төрле предприятиеләргә экскурсиягә йөрү модага керде. Без дә шул модадан калышмыйча безгә бик кызык булган, Татарстанда шул өлкәдә бердәнбер предприятиегә экскурсиягә язылдык.

Экскурсия вакытында шул предприятиенең баш инженеры безгә барысын бик тә тәфсилләп аңлаттып бирде, бик кызык булды, безгә бик ошады.

Аның татарларга хас булмаган фамилиясе исемдә калды, шуннан да Казанга кайткач, аның исемен "гугл итеп" карап алдым...

Беренче сылтамадан "югалган туганнарны эзлибез" дигән россиякүләм сайты күренде.

"ХХХХ ХХХ, мой биологический папа, по национальности татарин, учился и проходил практику в нашем городе, в одной группе с мамой..."

Шул язмага җавап биреп булды ул шул сайтта. Бер-ике клик, юнәлешне күрсәтеп кенә, аннан соң үзең табарсын, кызым. Һәм кешенең тормышын сындырасың, имеш.

https://www.old2.intecmedia.ru/works/gornyye-mashiny/ Рәсем мисал өчен генә
https://www.old2.intecmedia.ru/works/gornyye-mashiny/ Рәсем мисал өчен генә

Мин икеләнә-икеләнә берни дә эшләми калдым. Шул баш инженерның гаиләсе дә бар иде. Улы шул ук предприятиедә җәйге практикада инде эшли иде. Практика беткәч, укуы вакытында бер Урал шәһәренә китә торган иде ул.